Азат Нигъмәтҗанов төзелеш өлкәсенә кагылышлы федераль законнардагы үзгәрешләрне аңлатты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Ксения Швецова). 2018 елда Җир, шәһәр төзелеше һәм гражданлык хокукы өлкәсендә глобаль үзгәрешләр булды, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. Ул яңалыкның төзүчеләрнең һәм муниципаль органнарның эшендә чагылыш табуы турында сөйләде.
Аерым алганда, А.Нигъмәтҗанов "Өлешле төзелештә катнашу турында"гы 214-ФЗ законында кертелгән төзәтмәләр белән бәйле рәвештә шикләнү белдерде. "Әлеге законга кертелгән төзәтмәләр өлешләп төзүне юкка чыгара диярлек, шуңа күрә торак йортларны төзүчеләр өлешчеләр акчаларын башка куллана алмый. Торак төзелеше өчен гражданнар акчаларын хәзер вәкаләтле банкларда махсус счетларга гына җәлеп итәргә мөмкин", - дип аңлатты А.Нигъмәтҗанов һәм икътисадның әлеге секторы, ул гомуми продуктның дүрттән бер өлешен тәшкил итә, һәм 40 меңнән артык төзүче куркыныч зонасында калырга мөмкин, дип ассызыклады. Спикер сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге объектларны иске кагыйдәләр буенча төзеп бетерү турындагы тәкъдиме кабул ителгән очракта, хәтәрдән качарга мөмкин.
Торак төзелеше өлкәсендә эшләүче компанияләр яңалыкларга игътибар иттеләр инде: 2018 ел башыннан 1 июльгә кадәр торак йортлар төзелешенә 82 рөхсәт бирелгән булса, 1 июльдән ел ахырына кадәр – 2 генә рөхсәт бирелгән.
Шәхси торак йортлар (ИЖС) һәм бакча йортлары төзелешендә яңалыклар барлыкка килде. Әйтик, узган елның август башыннан ИЖС объектларын төзегәндә планлаштырылган төзелеш турында хәбәр итү дә җитә. Әгәр элек гариза бирүчегә җир участогының шәһәр төзелеше планын алу 20 көн һәм төзелеш өчен рөхсәт алу 7 көн көтәргә кирәк булса, хәзер закон Башкарма комитетны 7 эш көне эчендә ИЖС һәм бакча йортлары төзелеше турында хәбәрләрне карарга мәҗбүр итә. Моннан тыш, 2018 елда файдалануга рөхсәтләрне рәсмиләштерү срокларын кыскарту максатларында рөхсәтләрне килештерү процессы электрон документлар әйләнеше системасына күчерелде.
А.Нигъмәтҗанов 341-ФЗ номерлы законда кабул ителгән линия объектларын җайга салу өлкәсендәге үзгәрешләргә аерым тукталды. Казан өчен бу закон аерым әһәмияткә ия, чөнки шәһәрдә күп санлы линияле объектлар төзү планлаштырыла, дип ассызыклады Башкарма комитет башлыгының беренче урынбасары. Ул Татарстан башкаласында зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итү, Горький шоссесы дублер-юл төзелешен, Казан метросының икенче линиясе, Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрале, шулай ук электр белән тәэмин итүнең төрле челтәрләре, газ бүлү һәм башкалар төзелешен дәвам итү планлаштырылуын искәртте.
"Закон тарафыннан линияле объектлар төзү максатларында җир куллануның ачык сервитут урнаштыру юлы белән яңа регламенты билгеләнде. Бүгенге көндә җир кишәрлеген тартып алу буенча эшләрнең якынча вакыты 1 елдан 2 елга кадәр тәшкил итә. Яңа закон нигезендә ачык сервитут билгеләү өчен 30 көннән 70 көнгә кадәр вакыт сарыф ителергә тиеш. Бу линияле объектлар төзелешенә тизрәк керешергә мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты докладчы.
Үзгәрешләр территориянең аерым шартлары булган зоналарны билгеләү тәртибенә дә кагылды. Әйтик, санитар-сак зоналарын билгеләү фактик зурлыклар нигезендә башкарылачак - моның өчен төзүче ел дәвамында объектны файдалануга тапшырганнан соң натур үлчәү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча санитар-яклау зоналары кимергә дә, шулай ук арттырга да мөмкин.
Моннан тыш, рөхсәт документларын рәсмиләштерү буенча шактый эш башкарылды. Спикер сүзләренә караганда, узган ел Казанда төзелеш өчен 381 рөхсәт һәм файдалануга тапшыру өчен 224 рөхсәт бирелгән.
"Төзелеш секторы үсешен законнардагы үзгәрешләр катлауландыра, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, - Ләкин, шуңа да карамастан, республика Хөкүмәте тарафыннан 2018 елга куелган планнар һәм бурычлар тулы күләмдә үтәлгән".