Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2020, 12:06

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы яңа форматта узачак

Йомгаклау этабында якынча 5600 укучы катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). РФ Мәгариф министрлыгы укучыларның бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматын үзгәртте. Укучылар, үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына, интеллектуаль ярышларда катнаша алачак. Ә олимпиаданы тәмамлау вакыты 30-нчы апрельдән 30-нчы июньгә күчерелде. Йомгаклау этабында якынча 5600 укучы катнашачак.

Олимпиада эшләрен тикшерү катгый рәвештә регламентка туры килә: алар сканер аша узачак һәм оештыру комитетына җибәреләчәк. Эшләрне тикшергәннән соң олимпиадада катнашучылар аларның нәтиҗәләре белән таныша алачак. Төбәкләр биремнәр анализы белән видеоязма алачак, һәм укучылар жюри куйган бәяне эшкә куелган таләпләр белән мөстәкыйль чагыштыра алачак. Килешмәгән очракта апелляция бирергә мөмкин булачак, ул видеоконференцэлемтә режимында оештырылачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы - иң массакүләм интеллектуаль ярыш. Ел саен анда 6 миллионга якын укучы катнаша, ә җиңүчеләр һәм призерлар вузларга кергәндә ташламалар ала: аларга автомат рәвештә профильле предметлар өчен 100 балл куела.

Барлык яңалыклар