Теләгән һәркем кушыла ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Якшәмбе көнне «Черек күл» паркында психолог белән соңгы очрашу булачак. Аны прокрастинациягә багышлыйлар.
Чараны психолог һәм укытучы Марина Батаршина үткәрәчәк. Ул кешеләрнең ни өчен эшләрен кичектереп торулары һәм моның белән көрәшергә кирәкме-юкмы икәне, эшләрне кичектереп тору омтылышыннан ничек котылып булуы, ялкаулык белән кичектереп тору арасындагы аерма һ.б. турында сөйләячәк.
Шәһәрлеләрне амфитеатрда 13:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә 1,2 мең бушлай чара узды. Аларда рекордлы санда кеше – бер миллионнан артык шәһәрле һәм ТР башкаласы кунаклары булды. Парклар һәм скверларның популярлыгы арту сәбәпле, Казан Мэры Илсур Метшин якын киләчәктә мәктәп укучылары, студентлар һәм пенсионерлар арасыннан волонтерлар командасы булдырырга тәкъдим итте.