Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2018, 13:20

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан кунакханәләренең тулыланышы 84% булачак

Республика гаилә һәм балалар белән сәяхәт итү өчен илнең популяр юнәлешләре өчлегенә керә.

(Казан шәһәре KZN.RU 25-нче декабрь, Алсу Сафина). Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә гаилә һәм балалар белән яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен илнең иң популяр өч юнәлешенә керә, дип сөйләде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Ул искәртеп узганча, узган ел республикада яңа ел бәйрәмнәре вакытында 130 меңгә якын турист булган. "Быел алар ким булмас һәм тагын да күбрәк булыр дип көтәбез", - диде С.Иванов.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, кунакханәләрнең тулыланышы кышкы каникулларда – 84%, пик даталарда 92% тәшкил итә. Туристлар отельләрне уртача өч төнгә броньлый.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, казанлылар һәм башкала кунаклары яңа ел бәйрәмнәрендә күрше районнарда кызыклы программа таба алачак. Әйтик, Боровое Матюшинода сноукайтинг буенча Россия чемпионаты этабы узачак. Лаешта туристлар София соборын, туган якны өйрәнү музеен, шулай ук "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерү урыннарын күрә алачак. Болгарда кунаклар өчен "Бөек Болгар әкиятләре" костюмлаштырылган интерактив программасы әзерләнгән, моннан тыш, биредә яңа музейларда да булырга мөмкин. Зөядә туристларга "Зөя уеннары" һәм "Рождественские колядки" тәкъдим ителәчәк.

Зур программа Татарстан башкаласында да әзерләнгән – 1-7 гыйнварда Казанда 19 мәйданчыкта 130-га якын чара узачак, дип искә төшерде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. Мәсәлән, креатив чаналар фестивале. Шәһәрдә беренче тапкыр 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр "КышДаКар-фест" фестивале узачак, анда яңа ел бизәкләре, бүләкләр, кул эшләре сувенирлары һәм җирле фермерлардан яңа продукция сатып алырга мөмкин булачак. Евгения Лодвигова сүзләренә караганда, әлеге фестиваль күп кенә илләрдә популяр форматтагы Раштуа ярминкәләренең аналогы булачак. "Традицион шале, фермер продукциясе һәм раштуа бүләкләре белән сәүдә итү булачак", - дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. Фестиваль Петербург (29-31 декабрь) һәм Бауман (2-7 гыйнвар) урамнарында оештырылачак.

Бүген Казанда республика Чыршы бәйрәме узды, анда 8 меңгә якын яшь татарстанлы катнашты. Бәйрәм программасы Казан Ратушасында оештырылган. 26 декабрьдә биредә хәйрия чыршы бәйрәме узачак. Казан Ратушасында 7 көн эчендә чыршы бәйрәмнәре узачак, әлеге чараларда 4 мең бала катнашачак.

27 декабрьдә Бауман урамында Кыш бабайлар парады булачак, ә 16.00 сәгатьтә Казанның төп чыршысында – "Казан" гаилә үзәге янында утлар кабыначак һәм боз шәһәрчеге ачылачак. Сүз уңаеннан, биредә, шулай ук "Черек күл" паркында яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары яңа елны каршылый алачак.

Чаралар афишасын тулырак kzn.ru порталының махсус бүлегендә белергә була .

Барлык яңалыклар