63,5% очракта грипп ачыклыйлар
Татарстанда 10–16 март көннәрендә грипп һәм КРВИ белән авыручылар саны алдагы атна дәрәҗәсендә һәм эпидемия бусагасыннан 12,5% ка кимрәк.
Грипп вируслары өлеше үзгәрешсез өстенлек итә (63,5%), ә грипп булмаган этиология арасында – РС-вируслар һәм риновируслар, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.
Хәзерге вакытта республикада ябык мәктәпләр яки сыйныфлар юк. Эпидсезон башланганнан бирле КРВИ симптомнары яки температурасы булган 36 мең 713 укучы һәм 1 мең 553 педагог ачыкланган һәм дәресләргә кертелмәгән, шулай ук 87 мәктәпнең 191 сыйныфында уку процессы туктатылган (бары тик берсе генә тулысынча ябылган).
Роспотребнадзор профилактика чаралары турында искә төшерә: кулларны ешрак юарга, биналарны даими җилләтергә, эш өслеген һәм гаджетларны дезинфекцияләргә кирәк. Авыруның беренче симптомнары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.