Булачак спорт чарасы турында барлык мәгълүмат – KZN.RU материалында.
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июль). Бүген Татарстан башкаласында июльнең төп җиңел атлетика вакыйгасы – «Төнге Казан» традицион йөгереше старт ала. Ул бөтен илдән меңләгән спортчыларны һәм йөгереш сөючеләрне берләштерәчәк. KZN.RU порталы ярышлар турында иң мөһим мәгълүматларны туплады.
Йөгереш 16 нчы июльдән 17 нче июльгә каршы төндә узачак. Төп стартлар 22:45 сәгатьтә һәм төн уртасында башлана. Спортчылар 5 яки 10 километр араны узачаклар. 3-10 яшьлек балалар өчен 300 һәм 600 метр дистанцияләр каралган, аларда яшь җиңел атлетлар үзләренең беренче медальләрен ала алачак – ярышлар 17:00 сәгатьтә башлана. 21:15 сәгатьтән «Урам» экстрим-паркы территориясендә киенү-чишенү бүлмәләре һәм саклау камералары эшли башлый.
Йөгерештә бөтен Россиядән, шулай ук башка илләрдән (Колумбия, Гватемаллар) 2 меңгә якын җиңел атлет катнашачак. Җиңел атлетика чарасында катнашырга теләүчеләрнең төп өлеше – Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шулай ук Чувашиядән.
Старт ноктасы «Урам» экстрим-паркы янындагы мәйданчык булачак. Маршрут үз эченә шәһәрнең иң матур урыннарын – Кремль яр буе, Кремль, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәген алачак. Аннары спортчылар С.Хәким, Әмирхан урамнары, Миллениум күпере буйлап йөгереп узачаклар һәм Подлужная урамы буйлап экстрим-паркка әйләнеп кайтачаклар.
Татарстан башкаласында «Төнге Казан» йөгереше вакытында кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
23:00 дән 0:45 кә кадәр Кремль дамбасы буенча, Батурин урамыннан алып Декабристлар урамына кадәр (ике кырый хәрәкәт полосаларын чикләү);
23:00 дән 0:45 кә кадәр Батурин урамы буенча күтәрелгәндә (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
23:00 дән 0:45 кә кадәр Декабристлар урамы буенча, Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр (ике кырый хәрәкәт полосасын чикләү);
23:00 дән 1:15 кә кадәр С.Хәким урамы буенча, Декабристлар урамыннан Әмирхан урамына кадәр (ике юнәлештәге хәрәкәтне чикләү);
23:00 дән 1:30 га кадәр Әмирхан урамы буенча, С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр (хәрәкәт юнәлеше буенча чикләүләр);
23:00 дән 1:30 га кадәр Миллениум күпере буйлап, С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр (хәрәкәт юнәлеше буенча чикләүләр);
23:15 тән 1:40 ка кадәр Подлужная урамы буенча, Миллениум күпереннән чыгу юлыннан Подлужная урамы буенча 17 нче номерлы йортка кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешен чикләү).
Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлары һәм хокукый актларының 21 нче номерлы җыентыгында басылып чыкты.
Буш слотлар калса, яңа катнашучыларны теркәү һәм старт пакетларын бирү 16 нчы июльдә 14:00 сәгатьтә башлана. Шулай ук «Төнге Казан» кысаларында спорт ориентлашуы буенча ярыш узачак, ул 18:30 сәгатькә планлаштырылган.
Гадәттәгечә, йөгереш ахырында костюмнар конкурсы булачак. Җиңүчеләрне олылар арасында да, балалар арасында да билгеләячәкләр. Катнашу өчен 16 нчы июльдә стартка пижамада яки башка йокы костюмында килергә, анда үзеңнең старт номерың («Төнге Казан» йөгерешеннән яки ориентирлашудан) белән фото ясарга һәм «Жизнь бесценна с Natural Health» дип язып, #ночнаяказань2022 хештегы белән «Вконтакте»да пост яки сториз урнаштырырга кирәк. Шулай ук ярышларның партнеры сәхифәсенә дә язылырга кирәк. Нәтиҗәләр ясау 23:30 сәгатьтә төп сәхнә янында булачак.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр иттеләр Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәтендә.
Йөгерү кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярышлар турындагы нигезләмә белән ярышларның рәсми сайтында танышырга мөмкин.