В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
937 очрак буенча эшләрне җайладылар инде
Фото: Марат Мөгыйнов

Кагыйдә бозу очракларының күпчелеге социаль әһәмияткә ия объектларга – мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм беренчел кирәк-ярак кибетләренә үтү һәм керү юлларында билгеләнгән. Зур игътибар түбәләр торышына бирелде, чөнки биек кар өемнәре, боз сөңгеләре кешеләр тормышына зыян китерергә мөмкин иде.
Агымдагы сезонда Казан шәһәрендә яңа күзәтү технологияләрен эшкә кертә башладылар. Хезмәт машиналарына урнаштырылган махсус техник чаралар автомат рәвештә чистартылмаган түбәләрне теркәп бардылар – ике көн рәттән җайланма түбәләрне фотосурәткә төшерде. Әгәр дә икенче көнгә түбә чистартылган булса, беркетмә төзелми. Кеше тормышына зыян китерердәй вәзгыять булганда, мәсәлән, озын һәм авыр боз сөңгеләре эленеп торса, бу очраклар тиз хәл ителергә тиеш.
Әлеге җайланма 48 кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Киләсе сезонда барлык хезмәт машиналарында да автомат теркәү җайланмасы урнаштырылачак.
Шулай ук административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 13 санкцияләнмәгән чыгарылган кар өемнәрен ачыклаган, аларның экологиягә зур зыян китерү мөмкинлеге бар. 7 «соры йөкче»гә административ эш ачылган.