Урам-юл челтәрен карап тоту буенча шәһәр системасын Россия юл фәнни-тикшеренү институты ярдәмендә актуальләштерәчәкләр
Фото: Марат Мөгыйнов
«Без бу кышны әле озак хәтерләрбез, аеруча юлчылар. Урамнарны җыештыру системасында билгеле бер үзгәрешләр кирәклеген хуплыйм, чөнки җыештырыла торган мәйданның зурлыгы 20% ка артты. Безгә актуаль исәп-хисапларны белү мөһим», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Гыйнварда кар аеруча күп яуды. 17-22 нче гыйнвар көннәрендә генә дә Казанда 49 мм кар төште, бу айлык норманың 106% ы дигән сүз. 2 нче февральгә кадәр шәһәрдә «Буран» планы гамәлдә булды, аның кысаларында юлларга 1000 берәмлектән артык техника һәм 750 дән артык юл эшчесе чыккан. Хезмәткәрләрнең эш көне бер сменага 14-16 сәгатьне тәшкил иткән. Шуңа да карамастан юл хезмәте муниципаль машиналарга кытлык кичергән, шәһәр предприятиеләренең һәм оешмаларының өстәмә ресурсларын – 600 дән артык берәмлек техника җәлеп итәргә туры килгән.
Хәзер Казанда техника паркын киңәйтәләр. «Татлизинг» аша гыйнвар аенда өстәмә рәвештә кечкенә йөк төягечләр, трактор щеткалары, фронталь йөк төягечләр һәм грейдерлар – барлыгы 21 берәмлек техника сатып алынган.
Бүген шәһәр алдында урам-юл челтәрен карап тоту буенча 2011 елда эшләнгән программаны яңарту мәсьәләсе тора. Ул вакытта ТР җитәкчелеге ярдәме белән тариф арттырылган һәм урамнарны җыештыру өчен 100 берәмлектән артык техника сатып алынган. Кабул ителгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә район администрацияләре, сатулар үткәреп, бер генераль подрядчы оешма белән генә контракт төзи башлаганнар.
«Карны утильләштерү өчен берьюлы җиде кабул итү камерасы булган биш кар эретү пункты төзелде, алар бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшлиләр. Ниһаять, безнең реагент сатып алу һәм аны куллану мөмкинлеге бар», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Өстәвенә, 2018 елда РФнең яңартылган Милли стандарты басылып чыккан, ул юлларны һәм тротуарларны карап тотуга карата катгый таләпләр куя, ә Казанда җыештырыла торган юллар мәйданы 4 млн кв. метрга арткан.
«Без юллар төзү һәм аларны карап тоту өлкәсендә әйдәп баручы экспертка – Россия юл фәнни-тикшеренү институтына консультация сорап мөрәҗәгать иттек. Хәзерге вакытта барлык процессларны һәм кирәкле ресурсларны үз эченә алган җентекле технологик картаны эшләү өчен техник бирем әзерләнә», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Кышкы чорда ТР башкаласында сигез кар эретү пункты, шул исәптән Порт урамындагы яңа пункт һәм Несмелов урамындагы яңа камера тулы көченә эшләгән. 8 мең тонна урынына алар тәүлегенә 14 мең тоннага кадәр кар кабул иткән. Пунктларга барлыгы 1 млн тоннадан артык кар чыгарылган. Казанда шулай ук төрле районнарда 12 вакытлыча саклау урыны оештырылган.
Бозлавыкка каршы 63 мең тоннадан артык материал кулланылган. Казанда, нигездә, ике фазалы реагент һәм ком-тоз катнашмасын файдаланганнар, шулай ук үзәк урамнарда тротуарларны эшкәртү өчен мәрмәр валчыклы реагентны сынап караганнар. «Нәтиҗәсен уңай бәялибез, мондый реагентны зур масштабларда куллану мөмкинлеген карап тикшерәчәкбез», – дип аңлатма бирде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Әйтергә кирәк, тышкы төзекләндерү комитеты һәм район администрацияләре адресына шелтәләр аз булмады. Аларның күбесе автобус полосаларының, тротуарларның чистартылмавы, юллардан карның вакытында чыгарылмавы белән бәйле. Безнең өчен бу бик мөһим сигнал, системаны камилләштерү өстендә эшләячәкбез», – дип нәтиҗә ясады Игорь Куляжев.
Камилә Вилданова
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов