Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, 87 зыян күрүче коткарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март, Алинә Бережная). Узган кышта Татарстан сулыкларында 25 вакыйга теркәлгән - 5 кеше үлгән, 87 зыян күрүче коткарылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Кешеләр үлеменең барлык очраклары боз астына төшү белән бәйле, шул ук вакытта 4 кеше боз өстенә боз кату вакытында чыккан, дип ассызыклады Ю.Венедиктов. Гомумән алганда, кыш дәвамында республика сулыкларында, узган ел белән чагыштырганда, 2 кешегә күбрәк кеше һәлак булган. Коткаручылар моны аномаль һава шартлары белән бәйли. «Ныклы боз формалашу өчен кирәкле булган тотрыклы түбән һава температуралары декабрьдә бер атна диярлек торды. Ә плюс, бераз түбән төшкән температуралар хәтта гыйнварда да, февральдә дә күзәтелде», - дип билгеләде Ю.Венедиктов. Шуңа бәйле рәвештә республикада боз кичүләре февральдә үк ябылды.
Балыкчыларны контрольдә тоту бүген дә алып барыла. 6-нчы марттан тугыз коткару посты балыкчыларның бозга массакүләм чыгу урыннарына якын куелды. Температура түбән булуга һәм бозга чыгу куркыныч булуга карамастан, республика халкы сәламәтлекләрен куркыныч астына куюын дәвам итте. 136 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шуларның 73 гражданы - 7 сантиметр калынлыктагы бозга чыккан өчен.
«Бозга чыгу балыкчылар өчен генә түгел, боз өстеннән һәм аның янында йөрергә яратучылар өчен дә куркыныч. Бездә мондый кешеләрне коткару очраклары бар инде, шуып китү, бозлы суга егылу һәм бату мөмкинлеге югары», - диде Ю.Венедиктов.
Шулай ук спикер республикада үзизоляция режимы кертелүен искәртте, шуңа бәйле рәвештә эпидемиологик вәзгыять тотрыкланганчыга кадәр елга буенда балык тотудан да баш тарту яхшырак.
Ю.Венедиктов сөйләвенчә, бүген Идел елгасы боздан тулысынча чистарган. Шулай ук Кама елгасында да су тулысынча диярлек ачылган. Уалучан-энәле структуралы боз фәкать елгалар, буалар һәм күлләр култыгында гына саклана. Республика сулыкларын боздан бушату белән суднолар йөртүчеләрнең кече судноларда чыгуы активлаша. Быел навигация 22-нче апрельдән башланачак дип фаразланган иде, әмма, Ю.Венедиктов белдергәнчә, республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булганда, кече судноларда хәрәкәт итү тыелган. Елгалар һәм яр буйларын Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре полиция һәм Росгвардия белән бергә контрольдә тотачак. «Без Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә чаралар кулланачакбыз. Санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр бернинди балык тоту турында да, кечкенә судноларда хәрәкәт итү турында да сүз бара алмый. Без моны контрольдә тотачакбыз», - дип белдерде Ю.Венедиктов.
Тулаем алганда, республикада 2019 елның навигация чорында су объектларында кече суднолардан файдалануга бәйле 9 вакыйга булган. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган, 10 кеше коткарылган. Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре балык тоту вакытында суга егылу, катлаулы һава шартлары һәм төеннәрнең яки судно двигателенең төзексезлеге.