Ике ай эчендә 1447 рөхсәтсез чүп ташлау урыны ачыкланган, шуларның 96,6%-ы бетерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Алинә Бережная). Татарстанда язгы санитар чистарту икеайлыгы чорында 13,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, полигоннарга 565 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган, 1 млн агач һәм куак утыртылган, балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары, контейнер мәйданчыклары төзекләндерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Икеайлык чорында республика территорияләренең санитар-экологик торышына зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, ике ай эчендә 1447 рөхсәтсез чүп ташлау урыны ачыкланган, шуларның 96,6%-ы бетерелгән, дип хәбәр итте А.Шадриков.
Икеайлык чорында Татарстанда 6730 экологик тәртип бозу очрагы теркәлгән, 23 млн сумнан артык штраф салынган. Чагыштыру өчен, узган ел экологлар 6127 хокук бозу очрагын ачыклаган.
А.Шадриков билгеләп үткәнчә, чистарту эшләренә битараф булмаган татарстанлылар зур өлеш керткән. «Актив битараф булмаган гражданнар саны елдан-ел арта бара, быел икеайлык кысаларында җыештыру эшләрендә 1 млн 178 меңнән артык кеше катнашты», - дип сөйләде республиканың баш экологы.
Татарстанлылар шәһәр өмәләренә чыгып кына калмыйча, экологик хокук бозулар белән көрәштә дә ярдәм итәләр. «Икеайлык башланганнан бирле экологик характердагы мәсьәләләрне хәл итү өчен күп санлы элемтә каналлары буенча иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3759 мөрәҗәгать килде», - дип хәбәр итте А.Шадриков.
Татарстанлыларның активлыгы «Экологик яз - 2019» конкурсында бәяләнде, анда «Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә беренче урынны Казан алды, икенче урында – Чаллы.
Йомгак ясаганда табигатьне саклау законнарын бозуның ачыкланган һәм бетерелгән очраклары, шул исәптән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү, үткәрелгән экологик агарту һәм табигать саклау чаралары, акцияләргә кушылган кешеләр саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынган.
«Экояз-2019» кысаларында икенчел чимал эшкәртүгә тапшыру буенча акция уздырылды. Әйтик, Татарстан укучылары 24,6 тонна файдаланылган батарейкаларны тапшырдылар. 1-4 сыйныфлар арасында республиканың иң актив укучылары булып Казанның 121-нче лицееннан Әмир Вәлиев, икенче урында Азнакай 5-нче мәктәбе укучысы Әминә Вәлиева, өченче урында Яр Чаллы шәһәренең 11-нче мәктәбеннән Денис Кардашев танылды.
5-8 сыйныф укучылары арасында Яр Чаллы шәһәренең 60-нчы мәктәбе укучысы Әмир Рамазанов җиңү яулады, икенче урында 22-нче гимназиядән Азамат Юнысов, Яр Чаллы шәһәренең 48-нче мәктәбе укучысы Максим Васев «бронза» алды.
9-11 сыйныф укучылары арасында Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1-нче мәктәбеннән Гөлия Хөсәенова җиңү яулады, икенче урында Түбән Каманың 32-нче мәктәбе укучысы Камил Хөснуллин, өченче урында 22-нче гимназиядән Эмиль Акатьев (Түбән Кама).
«Иң актив мәктәп (шәһәр округлары)» номинациясендә Казанның Яңа Савин районындагы 143-нче номерлы мәктәбе җиңү яулады, икенче урында - Казанның Авиатөзелеш районындагы 117-нче номерлы мәктәбе, өченчедә - Казанның Авиатөзелеш районындагы 5-нче номерлы гимназиясе.