В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылардан гаризалар тәүлек буе +7(843)222-04-44 номеры буенча кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Казанда июль башыннан бирле эшли башлаган хуҗасыз этләрне тоту өчен бердәм телефонына халыктан 1901 гариза кергән. Алар буенча белгечләр 614 хайванны тоткан, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты.
Исегезгә төшерәбез, хуҗасыз этләрне тоту турындагы мөрәҗәгатьне шәһәр халкы теләсә кайсы вакытта +7(843)222-04-44 телефон номеры буенча җибәрә ала. Казанлыларның шалтыратуларын робот кабул итә. Тавыш сигналыннан соң ул шалтыратучыдан үзе белән таныштыруын һәм хуҗасыз хайванны кайда күргәнлеген җентекләп тасвирлауны үтенә. Алынган барлык хәбәрләр ТКХ комитетына килә, шуннан соң махсус оешмага җибәрелә.
Ел башыннан бирле төрле каналлар буенча этләрне тоту өчен 5610 гариза кабул ителгән, алар буенча 3717 эт тотылган. Хайваннар төрле авырулардан вакцинация, дегельминтация һәм стерильләштерү уза.
Тоткан этләрне вакытлыча «Зооцентр» приютында асрыйлар, аның хезмәткәрләре шул исәптән хайваннарны урнаштыру белән дә шөгыльләнә. Әйтик, ел башыннан «Зооцентр»дан казанлылар 301 этне алган. Аерым алганда, быел шәһәр халкы паркларда һәм скверларда узган махсус акцияләрдә дүрт аяклы дусларын тапкан – Горки-Әмәт урманындагы беренче шундый акциядә 8 эт үз гаиләсен тапкан. Тагын 8 хайванны Горький исемендәге паркта узган акциядә алганнар. Урицкий исемендәге парктагы өченче акциядә өч әт яңа хуҗалы булды. Шулай ук берничә этне шәһәр предприятиеләре сыендырган, алар арасында «Метроэлектротранс» һәм «Казэнерго».