Авыручыларның 14-е Казанда яши.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да – контактлы. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 20 кеше Казанда яши, 9 кеше – Яр Чаллыда, 2 кеше – Актаныш районында, берәр кеше – Алексеевск, Югары Ослан, Лаеш һәм Мөслим районнарында.
25-нче июньгә Татарстанда 22 мең 250 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 11 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 131 авыру – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 490 мең 877 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 10 904 кеше), шулардан 360 мең 935 кеше икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 20 мең 393 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 409 мең 88 кеше авырган, 4 млн 929 мең 639 кеше сәламәтләнгән, 132 мең 64 кеше үлгән.