В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның 24-е Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Татарстанда тәүлегенә 29 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 15-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 12 кеше Казанда, 14 кеше – Чаллыда, берәр кеше – Актаныш, Тукай һәм Ютазы районнарында яши.
20-0нче июньгә Татарстанда 22 мең 90 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 19 мең 640 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә – җиде кеше.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 17 мең 611 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 316 мең 826 кеше авырган, 4 млн 869 мең 972 кеше сәламәтләнгән, 129 мең 361 кеше үлгән.