В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зарарланган 76 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның яңа 179 очрагы теркәлгән, шуларның 4-е читтән кергән, калганнары элемтә аша. 79 кеше хастаханәгә озатылган, 100 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында Казаннан – 76 кеше, Чаллыдан – 30 кеше, 11 кеше – Түбән Кама районыннан, 8 кеше Кукмара районында яши, 6 кеше – Әлмәт районында, 5-әр кеше – Норлат һәм Чистай районнарында, 4-әр кеше – Зәй, Яшел Үзән, Тукай районнарында, 3-әр кеше – Алабуга, Лениногорск, Питрәч һәм Спас районнарында, 2-әр кеше – Биектау, Саба районнарында, берәр кеше – Актаныш, Алексеевск, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Теләче һәм Чирмешән районнарында.
14-нче декабрьгә Татарстанда 40 мең 973 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 34 мең 117 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 268 – узган тәүлектә. Татарстан Республикасының 2 млн 231 мең 564 кешесе вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 7 мең 803 кеше), шуларның 1 млн 857 мең 452-се икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 28 мең 343 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 74 мең 797 кеше авырган, 8 млн 804 мең кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.