В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның 26-сы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше, 10 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 13 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
26 кеше Казанда, 8 кеше – Яр Чаллыда, икешәр кеше – Арча, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Норлат районнарында, берәр кеше – Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Тукай районнарында яши.
16-нчы мартка Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 18 мең 782 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 419 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 65 кеше – узган тәүлектә.
Коронавис вакцинасы белән 105 мең 300 кеше прививка ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 9393 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 409 мең 438 кеше авырган, 4 млн 014 мең 220 кеше сәламәтләнгән, 92 мең 937 кеше үлгән.