Авыручыларның 17-се Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 38 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайткан, калганнары контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылардан 17 кеше Казанда яши, 8 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Бөгелмә районында, икешәр кеше – Азнакай, Менделеевск районнарында, берәр кеше – Актаныш, Лаеш, Лениногорск, Сарман, Тукай, Чирмешән районнарында.
28-нче мартка Татарстанда 19 мең 310 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 16 мең 111 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 49 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9088 яңа очрагы ачыкланган. Илдә 4 млн 519 мең 832 кеше авырган, 4 млн 139 мең 128 кеше сәламәтләнгән, 97 мең 740 кеше үлгән.