33 кеше хастаханәгә озатылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 117 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5-се читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 33 кеше хастаханәгә озатылган, 84 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 42 кеше – Казанда, 27 кеше – Чаллыда, 7 кеше – Норлат районында, 6 кеше – Түбән Кама районында, 4 кеше – Чистай районында, 3-әр кеше – Алексеевск, Алабуга, Лениногорск, Питрәч районнарында, 2-шәр кеше – Аксубай, Биектау, Лаеш, Менделеевск районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Азнакай, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарында яши.
16-нчы октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 28 мең 466 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 24 мең 65 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 92 кеше узган тәүлек эчендә.
Барлыгы 1 млн 225 мең 216 кеше вакцина ясаткан (үсеш – 29 мең 334 кеше), шулардан 983 мең 226-сы икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 33 мең 208 яңа очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле авыруның 7 млн 958 мең 384 очрагы ачыкланган, 6 млн 981 мең 907 кеше сәламәтләнгән.