В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның 42-се Казанда яши.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 16 кеше бар, 27 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 15 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 10 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Казанда 42 кеше яши, 6 кеше - Саба районында, 5 кеше - Мамадыш районында, дүртәр кеше - Яр Чаллыда һәм Яңа Чишмә районында, өчәр кеше - Югары Ослан, Лениногорск һәм Нурлат районнарында, икешәр кеше - Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән һәм Ютазы районнарында, берәр кеше Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Буа, Лаеш, Питрәч, Сарман һәм Тукай районнарында яши.
Барлыгы 6-нчы гыйнварга Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 13 мең 818 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 841 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 20 авыру - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 5-нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада коронавирустан 201 үлем очрагы теркәлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 24 мең 217 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 308 мең 601 кеше авырган, 2 млн 685 мең 723 кеше сәламәтләнгән, 59 мең 951 кеше үлгән.