Авыручылар арасында – 34 казанлы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 70 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кайтарылган, калганнары элемтә аша. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 45-е өйдә дәвалана.
34 авыру Казанда, 14 – Яр Чаллыда, 6 – Түбән Кама районында, 3 – Тукай районында, 2 – Әлки, Алабуга районнарында һәм берәр авыру – Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында яши.
4-нче октябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 27 мең 331 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 23 мең 358 кеше савыкты, шул исәптән 27 – узган тәүлек эчендә. Республикада 1 млн 88 мең 887 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 3110 кеше).
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 25 мең 781 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 612 мең 317 авыру очрагы ачыкланган, 6 млн 740 мең 491 кеше сәламәтләнгән, 210 мең 801 кеше үлгән.