В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында 22 казанлы бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Татарстанда COVID-19 белшн авыруның 46 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.
22 авыру Казанда яши, 6 кеше – Азнакай районында, 5 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Лениногорск районында, икешәр кеше – Әгерҗе, Актаныш һәм Чирмешән районнарында һәм берәр кеше – Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында.
Бүгенгә Татарстанда 25 мең 511 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 301 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 46 – узган тәүлектә.
Татарстанда 997 мең 855 кеше вакцинацияләнгән, тәүлеккә үсеш – 4600 кеше. Икенче прививканы 843 мең 568 кеше алды.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 18 мең 368 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан авыруның 6 млн 937 мең 333 очрагы ачыкланган, 6 млн 199 мең 379 кеше сәламәтләнгән, 184 мең 14 кеше үлгән.