Зарарлануның өч очрагы гына – читтән кертелгән, калганнары элемтә аша.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 103 яңа очрагы теркәлгән: шуларның 3-се читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 78 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 47 кеше – Казанда, 24 кеше – Чаллыда, 8 кеше – Түбән Кама районында, 6 кеше – Яшел Үзән районында, 4 кеше – Тукай районында, 3 кеше – Лениногорск, Чистай районнарында, 2 кеше – Чирмешән районында, берәр кеше – Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Ютазы районнарында яши.
14-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 28 мең 239 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 23 мең 882 кеше, шул исәптән 39-ы узган тәүлек эчендә савыккан.
Барлыгы 1 млн 171 мең 872 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 20 мең 10 кеше), шулардан 974 мең 713 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 31 мең 299 яңа очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле авыруның 7 млн 892 мең 980 очрагы ачыкланган, 6 млн 937 мең 756 кеше сәламәтләнгән, 220 мең 315 кеше үлгән.