Казанда коронавирус инфекциясен 991 кеше йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
20 нче февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 94 мең 585 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 61 мең 350 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 1139 ы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 170 мең 699 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 15 млн 370 мең 419 очрак ачыкланган, 12 млн 365 мең 238 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.
21 нче февральдән Татарстанда транспортта, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында QR-кодларны башка тикшермәячәкләр.