573 автомобиль йөртүче һәм 59 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
Фото: Денис Гордийко
Юл-транспорт һәлакәтләренең берсе Максимов урамындагы 27 нче йорт каршында теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 58 яшьлек ир-ат, светофорда тыю сигналы янган вакытта хәрәкәт итеп, көйләнә торган җәяүлеләр юлы аша чыгучы 11 яшьлек кызны бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Узган тәүлектә 573 машина йөртүче һәм 59 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 62 очракта руль артында утыручылар җәяүлеләргә юл бирмәгән, 42 очракта куркынычсызлык каешларын куллану таләпләрен санга сукмаган. Ике кеше балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозган. Тагын тугыз шофер исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсенең ЮХИДИ пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, 13 нче мартка кадәр Казанда «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза – Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдлар үткәрә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә.
«2024 ел башыннан Казанда җәяүлеләр катнашында 82 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда дүрт кеше һәлак булды, 84 җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды», – дип хәбәр итте бүлек башлыгы полиция майоры Алия Вәлиева.