В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика буенча инфекция йоктыруның 132 очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 132 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 30 кеше хастаханәгә озатылган, 102 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 63 кеше – Казаннан, 27 кеше – Яр Чаллыдан, 10 кеше – Әлмәт районыннан, 5 кеше – Тукай районыннан, 4 кеше – Чистай районыннан, өчәр кеше – Алабуга һәм Түбән Кама районнарыннан, 2-шәр кеше – Азнакай, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарыннан, берәр кеше – Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Минзәлә һәм Спас районнарыннан.
19-нчы октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 28 мең 848 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 24 мең 242 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 84 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 280 мең 556 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендә үсеш – 22 мең 110 кеше), шуларның 988 мең 612-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 33 мең 740 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 8 млн 60 мең 752 кеше авырган, 7 млн 40 мең 481 кеше сәламәтләнгән.