Барлыгы Татарстанда COVID-19 белән авыруның 194 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 194 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кергән, калганнары элемтә аша. 72 кеше хастаханәгә озатылган, 122 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 90 кеше Казанда, 17 кеше Кама Тамагы районында яши, 16 кеше – Саба районында, 8-әр кеше – Яр Чаллыда һәм Түбән Кама районында, 7 кеше – Норлат районында, 6 кеше – Арча районында, 5 кеше – Буа районында, 4-әр кеше – Азнакай, Биектау районнарында, 3-әр кеше – Алексеевск, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында, 2-әр кеше – Лениногорск, Спас, Чистай районнарында һәм берәр авыру – Аксубай, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарында.
9-нчы декабрьгә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 40 мең 44 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 33 мең 329 кеше савыккан, шул исәптән 219 – узган тәүлектә. Коронавирустан Татарстан Республикасының 2 млн 165 мең 389 кешесе вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 23 мең 565 кеше), шуларның 1 млн 854 мең 987-се икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 30 мең 209 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 925 мең 806 кеше авырган, 8 млн 637 мең 861 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.