В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча барлыгы коронавирус белән авыруның 42 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Татарстанда COVID-19 авыруының 42 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтучыларда, 38-е –контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 15 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Азнакай һәм Алабуга районнарында, икешәр кеше – Аксубай һәм Түбән Кама районнарында, берәр кеше – Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй һәм Минзәлә районнарында.
6-нчы июльгә Татарстанда 22 мең 680 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 329 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 20 кеше – узган тәүлектә.
Барлыгы республикада 588 мең 60 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 407 мең 548 кеше икенче доза вакцина алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 378 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 658 мең 672 кеше авырган, 5 млн 101 мең 852 кеше сәламәтләнгән, 139 мең 316 кеше үлгән.