В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарын кардан чистартырга 278 юл эшчесе һәм 288 махсус техника чыгачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 278 юл эшчесе һәм 288 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 62 трактор щеткасы, 82 самосвал, 36 фронталь төягеч, «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару Сигезенче Март, Айтматов, Бауман, Беломорск, Бирюзовая, Вахитов, Югары, Вербная, Воровский, Габишев, Гаврилов, Гагарин, Гвардия, Губкин, Декабристлар, Ильич, Галиәсгар Камал, Касаткин, Копылов, Красиков, Краснококшайск, Коләхмәтов, Миль, Павлов, Рахимов, Столбов, Федосеев, Сибгат Хәким, Чистай, Әмирхан һәм Ибраһимов проспектларыннан, Мамадыш трактыннан, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге микрорайоннардан, Брикетный, Дружба, Кадышево бистәләреннән башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 5950 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 477 махсус техника һәм 257 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 912 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 21 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.