Көндез шәһәр урамнарын җыештыруга 321 юл эшчесе һәм 306 махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
Карны чыгару 2 нче Азино, Айдаров, Бауман, Беломорск, Большая, Бондаренко, Волгоград, Габишев, Груздев, Зәкиев, Карбышев, Габдулла Кариев, Коллектив, Короленко, Ломжа, Меридиан, Новаторлар, Павлов, Парк, Приволжская, Сибгат Хәким, Чехов, Чистай урамнарыннан, шулай ук Фатыйхан Әмирхан, Камалеев, Ямашев проспектларыннан һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 9225 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 591 махсус техника һәм 368 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлек эчендә 642 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 24 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.