Бүген юлларны 312 берәмлек махсус техника һәм 312 юл эшчесе чистартачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 8060 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 403 юл эшчесе һәм 626 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 158 катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 116 трактор щеткасы, 23 грейдер, 79 фронталь төягеч, 46 "Барсик" мини-төягече, 172 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1771 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 249 тонна реагент һәм 923 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 312 юл эшчесе һәм 312 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 25 октябрь, Айдаров, Ахунов, Батурин, Бауман, Болотников, Воровский, Восстание, Габишев, Гәрәев, Дубравная, Ибраһимов, Ильич, Ипподром, Копылов, Кремль, Ленинград, Ломжа, Меридиан, Минск, Островский, Аркылы Базар, Сафьян, Зәйни Солтан, Ударная, Шамил Усманов, Фрунзе, Сибгат Хәким, Челюскин, Четаев, Чишмәле, Әмирхан, Ямашев проспектларыннан.