Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.12.2022, 10:32

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 9,1 мең тонна кар чыгарылган

Юлларны җыештыруга 686 юл эшчесе һәм 659 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче декабрь). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9,1 мең тонна кар чыгарылган. Аларның 5,5 меңен – кар эретү пунктларына, тагын 3,6 меңен коры чүплеккә озатканнар.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, юлларны чистартуга 686 юл эшчесе һәм 659 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән 82 катнаш юл машинасы, 115 трактор щеткасы, 186 үзбушаткыч, 170 төягеч.

Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 405 мең тонна кар чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.

Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.

Барлык яңалыклар