Бер тәүлектә шәһәр урамнарыннан 5,5 мең тонна кар чыгарганнар
Бүген юлларны җыештыруга 555 эшче һәм 319 берәмлек техника чыгачак
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 5,5 мең тонна кар чыгарылган, 550 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган. Юлларны җыештыруда 302 берәмлек техника катнашкан.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген урамнарны чистартуга 555 юл эшчесе һәм 319 берәмлек техника чыгачак.
Исегезгә төшерәбез, кар җыю буенча көчәйтелгән эшләр 9 декабрьдә көндез үк башланды – ТР Гидрометеорология үзәгеннән төнлә явым-төшем булуы турында хәбәр алганнан соң. Бер тәүлектә кар эретү пунктларына һәм вакытлыча туплау урыннарына 340 тонна кар чыгарылган.