В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Декабрьдә Татарстан башкаласында айлык норманың 140% ы яуды.
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, бүген Айдинов, Белинский, Бондаренко, Бутлеров, Волков, Восстание, Карбышев, Короленко, Миңнуллин, Мөштәри, Академик Павлов, Повстанческая, Соловка Юнгалары, Спартак, Рәхимов, Ш.Усманов, Фрунзе урамнары, шулай ук Җиңү проспекты һәм Ямашев, Мамадыш трактыннан кар чыгарылачак.
Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, декабрьдә Татарстан башкаласында 69,9 мм явым-төшем булган, ягъни айлык норманың 140% ы. Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 375 мең тонна кар чыгарылган, аларның 244 мең тоннасын – кар эретү пунктларына, тагын 131 мең тоннасын коры чүплекләргә озатканнар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, шулай ук Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.