В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарга 98 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7 мең 852 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 660 юл хезмәте эшчесе һәм 561 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 85 катнаш юл машинасы, 64 "Бошунг, 12 кар төягеч, 102 щеткалы трактор, 23 грейдер, 69 фронталь төягеч, 45 "Барсик", 144 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 98 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 8 тонна реагент һәм 90 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 583 юл хезмәте эшчесе һәм 289 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 710 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.