Авыручыларның 15-е Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Татарстанда COVID-19 авыруының 42 яңа очрагы теркәлгән. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.
15 кеше – Казанда, 11 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Чирмешән районында, икешәр кеше – Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама районнарында, берәр кеше Менделеевск, Норлат һәм Саба районнарында яши.
25-нче мартка Татарстанда 19 мең 195 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 957 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 48 кеше – узган тәүлектә.
Коронавируска каршы 119 мең 478 кеше (тәүлеккә 2457 кеше) прививка ясаткан, шулардан 75 мең 720 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 9221 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 492 мең 692 кеше авырган, 4 млн 109 мең 281 кеше сәламәтләнгән, 96 мең 612 кеше үлгән.