В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы СОVID-19 белән авыруның 248 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Татарстанда 248 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, барысы да элемтә аша. 94 кеше хастаханәгә озатылган, 154 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 118 Казан кешесе, 24 кеше – Яр Чаллыдан, 21 кеше – Яшел Үзән районыннан, 9 кеше – Чистай районыннан, 8 кеше – Түбән Кама районыннан, 6 кеше – Кукмара районыннан, бишәр очрак – Лаеш, Питрәч, Тукай районнарында яши, 4-әр кеше – Бөгелмә, Буа, Алабуга, Норлат районнарында, 3-әр кеше – Алексеевск, Кайбыч, Мөслим, Саба районнарында, икешәр кеше – Әгерҗе, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтеш районнарында, бер очрак – Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Менделеевск, Яңа Чишмә, Сарман муниципаль районнарында.
29-нчы ноябрьгә Татарстанда 37 мең 811 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 31 мең 148 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58 кеше– узган тәүлектә. Барлыгы 2 млн 20 мең 862 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 8 мең 204 кеше), шулардан 1 млн 544 мең 875 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә авыруның 33 мең 860 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 604 мең 233 кеше авырган, 8 млн 295 мең 811 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.