Татарстанда барлыгы СОVID-19 белән авыруның 235 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). Татарстанда 235 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 71 кеше хастаханәгә озатылган, 164 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 107 Казан кешесе, 34 кеше – Яшел Үзән районында яши, 25 кеше – Яр Чаллыдан, 12 кеше – Чүпрәле районыннан, 9 кеше – Биектау районыннан, 6-шар кеше – Балык Бистәсе, Зәй районнарыннан, 5 кеше – Саба районыннан, 4-әр кеше – Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарыннан, 3-әр кеше – Кукмара, Тәтеш районнарыннан, 2-шәр кеше – Кама Тамагы, Тукай районнарыннан, берәр кеше – Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Норлат, Ютазы районнарыннан.
1-нче декабрьгә Татарстанда 38 мең 288 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 31 мең 736 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 282 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 2 млн 47 мең 692 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 16 мең 300 кеше), шулардан 1 млн 550 мең 698 кеше икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 32 мең 837 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 669 мең 718 кеше авырган, 8 млн 364 мең 932 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.