В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19-дан 200 меңнән артык кеше вакцинацияләнде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Татарстанда 33 яңа COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 20-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 15-е Казан кешесе, 9 кеше – Яр Чаллыдан, 3 кеше – Алексеевск районыннан, 2 кеше – Әгерҗе районыннан, берәр кеше – Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш һәм Спас районнарыннан.
19-нчы апрельгә Татарстанда 20 мең 68 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 158 кеше сәламәтләнде, шул исәптән өчесе – узган тәүлектә. Барлыгы 201 мең 236 кеше вакцинацияләнде (ял көннәрендә үсеш – 3471), шулардан 114 мең 425-е икенче прививка алды.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 8 мең 589 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 4 млн 710 мең 690 кеше авырган, 4 млн 333 мең 598 кеше сәламәтләнгән, 105 мең 928 кеше үлгән.