В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19-дан республикада 773 меңнән артык кеше вакцинация ясаткан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 5-се читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 22 кеше – Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Түбән Кама районында, икешәр кеше – Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында, берәр кеше – Бөгелмә, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Тукай һәм Чирмешән районнарында яши.
26-нчы июльгә Татарстанда 23 мең 675 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 24 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 13 – узган тәүлектә.
Республикада 773 мең 235 кеше вакцинация узган, шуларның 554 мең 236-сы икенче доза вакцина ясаткан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 239 яңа авыру очрагы теркәгән. Барлыгы илдә 6 млн 149 мең 780 кеше авырган, 5 млн 506 мең 834 кеше сәламәтләнгән, 154 мең 601 кеше үлгән.