Татарстанда 506 кеше авырган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы гыйнвар). Татарстанда COVID-19 авыруының 506 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 215 очрак – Казанда. 70 кеше хастаханәгә озатылган, 436 кеше өйләрендә дәвалана. Республикада авырып китүчеләр арасында 18 яшькә кадәрге 60 бала бар.
29 нчы гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруының 47 мең 536 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 38 мең 939 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 130 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 113 мең 122 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 11 млн 615 мең 779 кеше авырган, 10 млн 189 мең 207 кеше сәламәтләнгән.
Барлыгы 2 млн 389 мең 942 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 6147 кеше), шулардан 1 млн 885 мең 652 кеше икенче прививканы алган. Кабат вакцинацияне 186 мең 140 кеше узган.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.