Авыручы кешеләрнең 48-е Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 8 кеше бар, 32 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 23 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 11 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 8 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
48 кеше - Казанда, 11 кеше - Яр Чаллыда, 7 кеше - Питрәч районында, өчәр кеше - Апас, Әлмәт, Буа, Тукай районнарында, икешәр кеше - Баулы, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Нурлат районнарында, берәр кеше Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче районнарында яши.
17-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 14 мең 832 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 263 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 63 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус белән авыруның 23 мең 586 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 568 мең 209 кеше авырган, 2 млн 960 мең 431 кеше сәламәтләнгән, 65 мең 566 кеше үлгән.