В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 62 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше, 18 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 15 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 10 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
41 авыру Казанда яши, өчәр кеше – Аксубай һәм Балтач районнарында, икешәр кеше – Бөгелмә, Кукмара, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Биектау, Зеленодольск, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында.
18-нче ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 9428 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 8274 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 51 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 20 мең 985 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 1 млн 991 мең 998 кеше авырган, 1 млн 501 мең 83 кеше сәламәтләнгән, 34 мең 387 кеше үлгән.