Коронавирустан Татарстанның тагын 100 кешесе сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 97 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 41 – Казанда. 35 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өйләрендә дәвалана.
28-нче декабрьгә Татарстанда 42 мең 457 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 36 мең 75 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 100 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Республиканың 2 млн 285 мең 562 кешесе прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 3053), шуларның 1 млн 860 мең 112-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 21 мең 922 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 437 мең 152 кеше авырган, 9 млн 337 мең 447 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адресы һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.