Татарстанда коронавирусның 50 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 37 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 27 кеше Казанда яши, 10 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Аксубай районында, икешәр кеше – Әлки, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында һәм берәр кеше – Актаныш, Кайбыч, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында.
8-нче августка Татарстанда 24 мең 337 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 550 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 8 кеше узган тәүлек эчендә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 22 мең 866 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 447 мең 750 кеше авырган, 5 млн 755 мең 507 кеше сәламәтләнгән, 164 мең 881 кеше үлгән.