Тагын 50 татарстанлы коронавирус авыруыннан савыккан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). ТатарстандаСОVID-19 белән авыруның 92 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 58 очрак – Казанда. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйләрендә дәвалана.
5-нче гыйнварга Татарстанда 43 мең 170 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 36 мең 641 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 50 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 15 мең 772 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 585 мең 984 кеше авырган, 9 млн 600 мең 728 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адресы һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.