Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2019, 13:51

Агымдагы елның алты аенда ТР Пенсия фонды 22 мең пенсионерның социаль ярдәм һәм ташламаларга хокукын раслады

Раслауны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша яки клиент хезмәтләрендә һәм фонд идарәләрендә алырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). Агымдагы елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар буенча тиешле социаль ярдәм чараларына һәм ташламаларга хокукын раслады. Тиешле белешмәләр ташламалар бирә торган хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелгән яисә Пенсия фондының территориаль органнарында, шәхси кабинетта яки күп функцияле үзәктә пенсионерларның үзләренә тапшырылган.

Раслый торган белешмәләрнең иң зур күләме – 16 меңе - пенсионерлар диспансерлаштыруны узу өчен түләүле ял хокукыннан файдалана алсын өчен ел башыннан эш бирүчеләрдән җибәрелгән. Тиешле мәгълүмат алмашу килешүләр нигезендә бара. Хәзерге вакытта Пенсия фонды аларны 46 меңнән артык эш бирүче белән төзегән.

Тагын 4,5 мең кеше статусын мәшгульлек үзәкләре соравы буенча раслаган, алар пенсионерларны һөнәри укыту, квалификацияне күтәрү программаларын гамәлгә ашыра. Алар пенсия алды яшендәгеләрне укыта яки эш эзләү чорында арттырылган күләмдә иганә түлиләр.

Пенсия фондында пенсия алды яшендәге кеше ташламаларга хокукны раслый торган мәгълүматларны мөстәкыйль алырга тели икән, моны Россия Пенсия фонды сайтында яки клиент хезмәтләре һәм оешма идарәләрендә шәхси кабинет аша эшли ала, дип искә төшерәләр.

Билгеләп үтик, пенсионерларга ташламалар 2019 елдан бирелә. Аларның күбесе бөтен ил кешеләренә кагыла һәм яңа пенсия яшенә кадәр биш ел кала яки элеккеге пенсия яше чикләрендә – 55 яшьтән хатын-кызлар өчен һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән барлыкка килә. 2019 елдан башлап күп кенә россиялеләр өчен пенсия яше үзгәрмәсә дә, аларга пенсия алды ташламаларына хокук барыбер бирелде. Бу, әйтик, биш балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла, дип хәбәр итәләр РФ Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районындагы идарәсендә.

Барлык яңалыклар