Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2023, 12:50

Биш ел эчендә Казанның җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 39% ка кимегән

Быел шәһәр автобусларында тизлекне автомат рәвештә киметү системасы сынала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Юлия Летникова). 2022 елда Казанда пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән 72 авария булган – бу 2021 ел күрсәткечләреннән 12% ка кимрәк. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны 11% ка – 77 кешегә кадәр кимегән. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматларны Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткерде.

«Җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кими бара: биш ел эчендә аларның саны – 39% ка, ә зыян күрүчеләр саны 48% ка кимегән. Бу алга таба зур адым, әмма эшли торган әйберләр күп әле, быелга да бурычлар бар», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

И.Шакиров җәмәгать транспорты пассажирларының иминлеген тәэмин итәргә тиешле чаралар турында хәбәр итте. Быел Казан автобусларында тизлекне автомат рәвештә киметү системасын сынап карыйлар. Эксперимент нәтиҗәләре буенча җиһазларны бөтен күчмә состав составына кертү турында карар кабул ителәчәк. Бүгенге көндә шәһәр автобуслары өчен өстәмә тизлек чикләре – 55 км/сәг гамәлдә. Аны үтәүне көн саен «Пассажирлар йөртүне оештыручы» МКУ белгечләре күзәтә.

Моннан тыш, узган ел сынау проекты буенча «2 нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесенең 7 автобусында автобус полосасына чыгу белән бәйле хокук бозуларны теркәүнең автоматик комплекслары урнаштырылган. Әлеге мәгълүматлар карар чыгару өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә автомат рәвештә тапшырыла.

«Өч ай эчендә 47 урамда 31 меңгә якын хокук бозу очрагы теркәлгән. Автомобильчеләр административ җаваплылыкка тартылган – мең ярым штраф салынган. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә планлаштырабыз», - дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Шәһәрдә барлыгы 178 стационар автоматлаштырылган комплекс урнаштырылган, алар автомобильләрнең җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосага чыгуын һәм тизлекне арттыруны теркиләр, дип өстәде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.02.2023
Видеорепортаж
13.02.2023 12:48
2022 елда Казанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен авария хәлендәге 86 юл участогында чаралар үткәрелде
Барлык яңалыклар