14-18-нче декабрь көннәрендә 3219 хәрәкәт составы тикшерелде.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 14-нче декабрьдән 18-нче декабрьгә кадәр узган профилактик рейдлар барышында тикшерүчеләр 2 меңнән артык шәхси саклану чараларыннан башка пассажирны ачыклаган. Тикшерү 103 контроль ноктада узды.
Барлыгы 3 мең 219 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде. 2 мең 300 тәртип бозучының 2 мең 299 пассажиры транспорт чаралары салонында битлек кигән, бер пассажир битлек булмау сәбәпле транспорттан киткән.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Декабрь башыннан бирле Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозган 9,5 мең пассажир ачыкланган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.