Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2026, 11:57

Узган ел 3,5 меңгә якын махсус хәрби операциядә катнашучы төрле медицина ярдәме алган

Хәрбиләргә амбулатор, стационар, тернәкләндерү һәм психология ярдәме күрсәтелә

Денис Гордийко фотосы

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә шәһәрнең медицина хезмәтләре тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә. Узган елны 3,5 меңгә якын махсус хәрби операциядә катнашучы төрле медицина ярдәме алган. Бу хакта Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен Казанда төрле ярдәм, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтелә. Узган ел 2,4 меңнән артык хәрби операциядә катнашучы – амбулатор, 424е стационар ярдәм алган, 134 кеше тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланган һәм 81 хәрбигә шифаханә-курорт юлламасы бирелгән.

Шул ук вакытта комплекслы психология ярдәме дә күрсәтелә. Татарстан башкаласында әлеге юнәлеш буенча 20 медицина-психология консультациясе һәм 11 психотерапия кабинеты эшли. Узган ел 34 хәрбигә психология ярдәме, 345 сугышчыга медицина-психология ярдәме күрсәтелгән.

Шәһәр мэриясе дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Беренче чиратта сугышчыларның балигъ булмаган балаларына ташламалар бирелә: алар өчен мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашау, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, муниципаль музейларга, театрларга һәм «Батыр» картасы буенча башка чараларга бушлай бару мөмкинлеге булдырылган, шулай ук мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларына юлламалар каралган.

Алдарак ел башыннан Казанда 22 махсус хәрби операция ветеранының эшкә урнаштырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Мәшгульлек хезмәте реестрында махсус операциядә катнашкан 919 кеше исәптә тора.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының VII сессиясе
Видеорепортаж
15.04.2026 14:05
Ратушада Казан шәһәре Думасының VII сессиясе узды
Барлык яңалыклар