В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумән алганда, медиклар бригадасы 8 меңгә якын чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар саны (7140) төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 108 енә – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 45 енә көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 89 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 740 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 41 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 18 зыян күрүче китерелгән, бер кеше үлгән.
Моннан тыш, янгын урыннарына 6 чакыру үтәлгән, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.