Тикшерү 22-28 июньдә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Узган атнада Казанның шәһәр пассажир транспортында битлек-перчатка режимын бозу буенча 81 очрак ачыкланды. Тикшерү 22-28 июньдә узды.
Пассажирлар тарафыннан битлек-перчатка режимын үтәүне тәэмин итүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре Башкарма комитетның һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре белән берлектә тикшерделәр. Барлыгы 683 җәмәгать транспорты тикшерелде. Гомумән алганда, 81 тәртип бозу ачыкланды: 65 пассажир битлек һәм перчатканы урында киде, 16 пассажир үз теләкләре белән шәһәр пассажир транспортыннан чыгып китте. Ике очракта хокук бозучы пассажирларны полиция экипажлары алып китте, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Җәмәгатьчелек транспортында битлексез һәм перчаткасыз пассажирлар йөрүгә юл куймау турында кондукторлар белән өстәмә инструктажлар үткәрелде. Транспорт салонында битлекләрен төшереп кигән пассажирларга аерым игътибар биреләчәк. Әгәр пассажир индивидуаль саклау чарасын тиешенчә кию үтенечен үтәми икән, йөртүче маршрут буенча хәрәкәтне туктатырга, ә кондуктор полиция чакыртырга хокуклы, дип билгелиләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан җәмәгать транспортында битлексез һәм перчаткасыз йөрү тыела. Маршрутта индивидуаль саклау чаралары булуны җәмәгать транспорты экипажлары контрольдә тота. Билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән пассажирлар өчен җаваплылыкны кондуктор да тота. Әгәр дә тикшерүчеләр битлексез яки перчаткасыз пассажирны күрсәләр, кондукторга кисәтү ясала, кабат ачыкланганда, премиясе киселергә мөмкин.
Казанның Транспорт комитеты ягыннан автобус, трамвай, троллейбус һәм метро салоннарын дезинфекция чаралары белән эшкәртү, транспорт чараларын төшке ялда җилләтү, линиядә эшләгәндә тоткычларны һәм утыргычларны өстәмә эшкәртүне контрольдә тоту көчәйтелде.